«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре шәһәр спорт мәктәбе тренеры белән очраштылар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Н. Д. Сульдина белән очраштылар. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында оештырылган чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм тернәкләнүчеләрнең физик сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән.

Очрашу башында тренер уен кагыйдәләре турында җентекләп сөйләде. Соңыннан җиңел разминка үткәрелде, һәм социаль хезмәт алучылар туп белән төрле күнегүләр эшләделәр. Әзерлек өлешеннән соң төрле эстафеталар узды.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International