Коронавирус йогышы таралуны кисәтү һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклау максатыннан 19 октябрьдән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте.
Учреждение карамагындагылар әлегә якыннары һәм туганнары белән компьютер яки смартфон аша гына күрешә. Интернат-йорт белгечләре онлайн-элемтәне тоташтыралар, гражданнарның теләге булган очракта, аларга якыннары белән күзгә-күз аралашырга мөмкинлек бирә. Кичә социаль хезмәтләр алучы Марсель Шәкүров туганнарының хәлләрен белеште. Аралашу өчен заманча технологияләрне үзләштерүдә аңа социаль эш буенча белгеч ярдәм итте. Марсель Шәкүров сүзләренә караганда, видеоэлемтә – бу катлаулы вакытта туганнары белән «янәшә булу» һәм элемтәдә калу өчен менә дигән мөмкинлек.