Татарстан Республикасының оператив штабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төбәктә актуаль эпидемиологик вазгыять һәм федераль оператив штаб тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар турында хәбәр итте.
Доклад нәтиҗәләре буенча һәм республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләренең ял көннәрендә объектларны япмауны сораган мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, берничә карар кабул ителде.
Татарстан Республикасында 11 октябрьдән кабул ителгән чараларны (Хөкүмәтнең рестораннарга, сәүдә үзәкләренә, фитнес-үзәкләргә керүгә чикләүләр, вакцина ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны мәҗбүри изоляцияләү, шулай ук аерым категория гражданнарны мәҗбүри вакцинацияләү турында Роспотребнадзор карары) исәпкә алып, 23 октябрьдән ял көннәре кертмәскә дигән карар кабул ителде.
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан оператив штабка һәм Роспотребнадзор идарәсенә эпидемиологик хәлгә анализ ясарга һәм 30 октябрьгә эшне алга таба оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәрен керткән очракта, өзлексез циклда эшли торган предприятиеләр һәм оешмалар, тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган предприятиеләр һәм оешмалар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, КФҮ (МФЦ), белем бирү учреждениеләре эшләрен дәвам итәчәк. Бу учреждениеләрнең эше санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәү белән оештырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан коронавируска каршы вакцинация темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычы куелды. Бу эш көне булмаган ял көннәрен кертү буенча алдагы карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый.