«Россиядә эш» порталы – эш һәм эшчеләр эзләүнең төп ресурсы

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

«Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы (trudvsem.ru) 2015 елдан бирле эшли. Бу федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм эш эзләүнең төп ресурсы.

Порталда илнең барлык төбәкләреннән вакансияләр тәкъдим ителә. Гражданнар эшне төрле критерийлар буенча эзли алалар: вакансияләр атамасы, төбәк, хезмәт хакы һ. б. буенча.

Портал гражданнарга – эш, ә эш бирүчеләргә – хезмәткәрләрне табарга ярдәм итү өчен булдырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эш бирүчеләр өчен дә, эш эзләүчеләр өчен дә сервислар бушлай.

«Эш эзләү» бүлегендә эш бирүчеләр тарафыннан мәшгульлек хезмәте органнарына игълан ителгән вакансияләр, эш бирүчеләр һәм кадрлар агентлыклары тарафыннан мөстәкыйль урнаштырылган вакансияләр чагыла. Дистанцион рәвештә вакансияләр белән танышу мөмкин.

2021 елның 19 октябренә порталда төрле һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча 1 947,7 мең вакантлы урын тәкъдим ителгән, шул исәптән 238,9 мең – торак белән тәэмин итү белән. Татарстан Республикасы буенча игълан ителгән вакансияләр саны 51,3 мең тәшкил итә, шуларның 5,3 меңе – торак, тулай торакта койка-урын белән тәэмин итү белән. Вакансияләр турында мәгълүмат көн саен яңартыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гомумроссия вакансияләр базасында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителгән. Аны «Инвалидларны эшкә урнаштыру» бүлекчәсендә табарга була.

«Таләп ителә торган эш тәҗрибәсе» бүлекчәсендә «Тәҗрибәле кадрлар» өстәмә бите бар, анда зур эш тәҗрибәсе булган гражданнар өчен туры килә торган вакансияләр урнаштырыла. Яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен вакансияләр «Мәшгульлек төре» бүлекчәсенең «Стажировка» өстәмә битендә урнаштырыла.

Эш бирүчеләрнең тәкъдимнәренең бишлеге мондый:

- машина йөртүчеләр – тәкъдим ителгән 36 063 сум хезмәт хакы белән 2 161 вакансия;

- җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручылар – тәкъдим ителгән 16 625 сум хезмәт хакы белән 1 963 вакансия;

- пешекчеләр – тәкъдим ителгән 22 838 сум хезмәт хакы белән 1 309 вакансия;

- технологик торбаүткәргечләрне монтажлаучылар – тәкъдим ителгән 57 047 сум хезмәт хакы белән 1 229 вакансия;

- электр, газ белән эретеп ябыштыручылар – тәкъдим ителгән 37 634 сум хезмәт хакы белән 1 005 вакансия.

Эшкә урнашырга теләгән гражданнар өчен, шул исәптән башка төбәкләрдә дә, «Россиядә эш» порталында Эш эзләүчеләрнең гомумроссия банкы бар. Эш эзләүчеләр резюмеларны мөстәкыйль урнаштыра яки халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә алалар. Хәзерге вакытта платформада 4,6 миллионнан артык резюме урнаштырылган, 332,5 меңнән артык граждан башка регионнарга чыгарга әзер.

Татарстан Республикасы буенча 123,8 меңнән артык резюме урнаштырылган, шуларның 7,0 меңнән артыгы – башка җиргә чыгарга әзер булган гражданнар резюмелары.

Эшчәнлек өлкәләренә карасаң, гражданнарның иң күп резюмелары сәүдә, тәэмин итү, сату, административ эш, секретариат, административ-хуҗалык эшчәнлеге, җитештерү, транспорт, төзелеш, финанслау, кредит бирү, иминиятләштерү, пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү өлкәләреннән, спорт, матурлык индустриясе, мәгариф, фән, азык-төлек сәнәгате өлкәләреннән.

«Россиядә эш» порталы эш бирүчеләргә персоналны сайлап алу, эш эзләүчеләрнең резюмелары белән танышу, тиешле кандидатуралар табу, әңгәмәләр үткәрү, шул рәвешле кадрлар мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта бөтен Россиядән кандидатлар сайлау мөмкинлеге дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International