21 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Ак кул таягы» айлыгы кысаларында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә чара узды.
Социаль хезмәт алучылар презентация карадылар, Халыкара ак кул таягы көне тарихы, шулай ук авыруларына карамастан, югары нәтиҗәләргә ирешкән атаклы спортчылар һәм сәнгать эшлеклеләренең язмышлары белән таныштылар.