19 октябрь көнне «Үсеш. Уңыш. Осталык» уку-укыту үзәге психологы Яшел Үзән районы Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.
Яшүсмерләргә хезмәт базары, бүгенге көндә кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр. Чара барышында катнашучылар һөнәр сайлауда уңыш формуласы белән таныштылар.
Әлеге чарада 51 яшүсмер катнашты. Барлык укучылар да профконсультанттан шәхси киңәшләр алдылар. Белгеч киңәшләре үсеп килүче буынга үзләренең һөнәри уңыш формуласын төзергә ярдәм итәчәк.