2021 елның 25 октябренә республиканың медицина оешмаларына 49,6 мең татарстанлы китерелгән, шул исәптән 37 196 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
9 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Сәнгать дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Аның максаты – татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру, халык иҗаты әйберләренә һәм сәнгать һөнәрләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гамәлгә кертелгән «Тылсымлы җепләр» технологиясе өйдә социаль хезмәтләр алучылар арасында иң яраткан технологияләрнең берсе булып санала.
20-22 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә алтын көз белән саубуллашуга багышланган традицион бәйрәм чаралары узды.
Балаларга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максатлары: балигъ булмаганнарның шәхси үсешенә ярдәм итү, психологик кыенлыкларны һәм тормыш проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итү сәләтен үстерү.
21 нче октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Светофор рингы» дигән викторина үткәрде. Чара дистанцион режимда узды.
22 октябрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе белгечләре «Ак кул таягы ил буйлап атлый» дигән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Чара Татарстан Республикасының «АРГО» Күрү буенча инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылды.
Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә милли орнамент төрләренә багышланган чара узды. Ул Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Үзизоляция шартларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар Бөтенроссия халык санын алуда Дәүләт хезмәтләре порталы аша актив катнашалар.