Социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты иҗади терапия төрләрен уңышлы куллана. Бию һәм музыка терапияләре аеруча популяр.
Шулай итеп, учреждение онлайн режимында «Тере биюләр» проектында катнашуын дәвам итә. Бию-хәрәкәт практикалары инструкторлары О. Ю. Токарева һәм В. В. Антонова җитәкчелегендә өлкәннәр бик теләп төрле бию хәрәкәтләрен үзләштерәләр. Дәресләрнең нәтиҗәләре – яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм җиңеллек хисе.
Шулай ук «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган музыкотерапия буенча онлайн-дәресләр циклы дәвам итә. Бу юлы Мәскәү филармониясенең Академия симфоник оркестры башкаруында П. И. Чайковскийның әсәре яңгырады.
«Мин музыкадан да, башкарудан да канәгать. Гениаль скрипка!», – дип үз хис-кичерешләре белән уртаклашты концерттан соң социаль хезмәтләр алучы Валерия Камилова.