21 нче октябрь көнне Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Ак чәчәк» хәйрия акциясенә кушылды. Традиция буенча тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен кәгазьдән декоратив розлар ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Балалар нәтиҗәдән канәгать калдылар, чөнки чәчәкләр чын кебек күренә иде. Һәр кечкенә тернәкләнүче үзе белән бер кәгазь чәчәк алып кайтып китте.
Мастер-класска йомгак ясап, педагоглар җыелучыларга ел саен туберкулезга каршы көрәш эгидасы астында үткәрелә торган «Ак чәчәк» хәйрия акциясенең бурычлары турында тагын бер кат искә төшерделәр һәм сөйләделәр.