Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Тирә-юньдәге дөньям» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чара башында белгеч кызыклы күнегү үткәрде. Балалар бер-берсенә теге яки бу милләт, дингә караулары турында сөйләделәр, бер-берсен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Аннан соң балалар уеннар уйнадылар һәм үз фикерләрен якларга һәм бер-берсен яхшырак аңларга өйрәнделәр. Дәрес кызыклы килеп чыкты, һәр баланың үз белемнәрен тулыландыру һәм үзен күрсәтү мөмкинлеге бар иде.
«Кешенең милләтенә, диненә, тән төсенә карарга кирәк түгел. Бөтен кеше белән тату яши, башкаларга ярдәм итә белү мөһим. Без барыбыз да бер-беребез белән тигез һәм бер үк төрле хокукларга ия», – дип мөрәҗәгать итте дәрес ахырында балаларга Анжела Хайрова.
Барлык ковидка каршы чараларны үтәп үткәрелгән дәрескә социаль хезмәт алучы 12 бала килде.