«Яңарыш» үзәге карамагындагылар дәүләт символлары белән танышты

2021 елның 22 октябре, җомга

20 октябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларга патриотик тәрбия бирү кысаларында «Татарстан флагы, гербы, гимны» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрелде. Чарада 15 хезмәт алучы катнашты.

Балалар республика символлары турында белемнәрен ныгыттылар, Татарстан гимнын тыңладылар. Очрашу практик эш белән тәмамланды: балалар төсле кәгазьдән ТР флагын җыйдылар, республика һәм Россия гербы сурәтләренә чагыштырма анализ ясадылар.

Мондый чаралар балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтә, танып-белү активлыгын үстерә, алган белемнәрен системалаштыра, илнең танып-белү билгеләре буларак дәүләт символларын аңлауны формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International