Бүген, 8 ноябрьдә, социаль өлкә белгечләре, яшьләр һәм волонтерлар өчен вебинар узачак. Башлана 13.30 сәгатьтә.
Вебинар барышында Идел буе федераль округында яшәүчеләр инклюзив аралашу күнекмәләренә һәм уңайлы мохитне тәэмин итү кагыйдәләренә бушлай өйрәнә алачаклар.
Спикерлар булып Россиянең әйдәүче экспертлары чыгыш ясаячак.
Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.gle/JXWuokeKcEv1E5HV7. Теркәлү вакытында күрсәтелгән почтага трансляциягә кушылу өчен сылтама киләчәк.
Һәр катнашучы яңа компетенцияләрне раслаучы сертификат алачак. Инклюзив волонтерлар һәм инвалид кешеләр киләчәктә Уңайлы мохит академиясе ярдәмендә эксперт-тренерлар булып мөстәкыйль чыгыш ясый, шулай ук яшьләр өчен инклюзия темасына өйрәтү чараларын тормышка ашыра алачаклар.
Чара инклюзия өлкәсендә гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, Россиядә инклюзив волонтерлыкны үстерүгә, шулай ук инвалид кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Уңайлы мохит» тоталь тест-тренингы – 2021» проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
Тулырак мәгълүмат «Уңайлы мохит академиясе» Укыту үзәге сайтында (https://edu.rirportal.ru/index.php).