Минзәлә интернат-йортында хезмәткәрләр һәм гражданнар инструктаж үттеләр

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында юрисконсульт Любовь Наумова янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору буенча инструктаж үткәрде. Чарага учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар җәлеп ителде.

Белгеч янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы тору кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде, гадәттән тыш хәл очрагында гамәлләр тәртибен, шулай ук Минзәлә шәһәренең ашыгыч хезмәт телефоннарының номерларын искә төшерде.

Өлкәннәргә өстәмә рәвештә электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International