Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, югалтуларны киметү һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең функциональ процессларын камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «5S Лин-офис – 2021» конкурсы үткәрә.
5S Лин-офис системасы астында эш урынын оптимальләштерүгә, предметларны тәртипкә салуга һәм эш процессларын стандартлаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексы күз алдында тотыла.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза һәм презентация материалларын түбәндәге ысулларның берсе итеп җибәрергә мөмкин:
- электрон почта аша: Hasanova.Aysylu@tatar.ru («5S Лин-офис – 2021» тамгасы белән);
- Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт, 211 нче кабинет адресы буенча почта элемтәсе аша яки кулдан кулга биреп.
Конкурс нәтиҗәләре 15 декабрьдә билгеле булачак. Алар Министрлык сайтының «Эшчәнлек юнәлешләре» > «5S Лин-офис системасын гамәлгә ашыру» бүлегендә басылачак.