Түбән Кама яшүсмерләре фәннең кешелек өчен мөһимлеге турында фикер алыша

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

19 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Кеше культурасының феномены буларак фән» дигән чара үткәрде. Ул Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.

Дәрестә 10 балигъ булмаган бала катнашты. Алар фәннең нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар, кешелек тарихындагы иң зур фәнни ачышлар турында видеоролик карадылар, танып-белү уенында катнаштылар. Шулай ук балалар иҗади мәсьәләләр чиштеләр, кызыклы тәҗрибәләр ясадылар.

Дәрестә катнашучылар үзләре өчен яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар, фәннең бөтен кешелек тормышы өчен әһәмиятен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International