Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Дәреснең максаты балаларны Россия тарихына җәлеп итү иде.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Уйна, гармун! Яңгыра, такмак!» чарасы узды. Өлкәннәр гармун көе астында җырлар һәм такмаклар җырладылар.
Шулай итеп, Казан шәһәрендәге «Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» Фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖ 12 хезмәткәргә 2 851,6 мең сум түләде.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү кысаларында «Хезмәт терапиясе» дигән социаль технология буенча эш алып барыла. Өлкәннәрне даими хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү актив озын гомерлелек чорын озынайтуга, иҗади потенциалны һәм тормыш белән кызыксынуны саклап калуга ярдәм итә.
6 ноябрьдә Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина укучылар өчен виртуаль экскурсия үткәрде. Тәрбияләнүчеләр дистанцион рәвештә «Йолдыз» патриотик клубына юл тоттылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектында катнаша.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр җыелышы узды. Чарада пенсия фонды бүлегенең клиентлар хезмәте вәкиле А. А. Тимербаева, «Чишмә» үзәге директоры урынбасары А. И. Хәйруллина һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ф. Р. Шәйхетдинова чыгыш ясадылар.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла.
Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота нигезендә булдырылган я бүлеп бирелгән буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүмат бирергә бурычлы. Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрне «Россиядә эш» порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга тиешле үзгәрешләр 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 219-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә кертелде.