«Исток-Башлангыч» үзәгендә иҗат остаханәсе эше

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

3 ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен иҗат остаханәсе оештырдылар. Дәреснең максаты – сәнгатькә карата кызыксынуны үстерү, эчке потенциалны ачу.

Чарада катнашучылар энтузиазм белән иҗади эшчәнлеккә керештеләр, буяулар белән эшләүдә актив катнаштылар, аппликация ясадылар. Очрашу аларның кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International