Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең яллары ничек үтә

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең һәр көне кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән тулы. Социаль хезмәт алучылар иҗат, физик активлык белән шөгыльләнәләр, күңел ачу һәм интеллектуаль дәресләрдә катнашалар.

Шушы көннәрдә интернат-йорт карамагындагылар сүзләр табышлы уйнадылар. Мондый чара бернинди җайланмалар да таләп итми, әмма вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Ике командага бүленеп, өлкәннәр көз белән бәйле сүзләрне атадылар. Уенны социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова алып барды.

Интеллектуаль уеннардан тыш, интернат-йортта рәсем дәресләре дә популяр. Шулай итеп, кичә өлкәннәр раскраска буядылар. Бу фантазияне үстерергә, ял итәргә ярдәм итә. Өстәвенә, иҗади эшчәнлекнең бу төре кулларның вак моторикасын үстерә, ә бу физик халәткә дә, өлкән кешеләрнең когнитив функцияләренә дә уңай тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International