2021 елның 3 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 14 692 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 348 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,73 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 60 989 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 995 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 658 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 18 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.