Биектау районының 113 Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыруны дәвам итәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
9 нчы ноябрь көнне, Халыкара ак кул таягы көне кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Толерантлык. Тигезлек. Интеграция» акциясе үткәрде. Чараның максаты – җәмгыятькә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр булуы турында искә төшерү һәм аларның проблемаларына игътибар җәлеп итү.
9 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагог-психологы Наталья Конова мәктәп яшендәге балалар белән «Үзеңне өйрән» дип исемләнгән тренинг-дәрес үткәрде.
Бүген Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча тренировка үткәрелде. Чараның максаты – объектта янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшкәртү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сиделка (карау буенча ярдәмче)» программасы буенча укулар узган Татьяна Кожевникова көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрә.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Өстәлдә театр» дигән чарада катнаштылар. Дәреснең максаты – иҗади сәләтләрне үстерү һәм тернәкләнүчеләрнең кәефен яхшырту.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 2021 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидларның, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия эшен оештыра.
13 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара сукырлар көне кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Син йөрәк белән игелек күрәсең» дип исемләнгән толерантлык сәгате уздырылды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны белгечләр Альбина Сираева һәм Анна Михеева оештырдылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бердәмлек бездә!» дигән патриотик квест үткәрде. Уенда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.