9 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагог-психологы Наталья Конова мәктәп яшендәге балалар белән «Үзеңне өйрән» дип исемләнгән тренинг-дәрес үткәрде.
Балаларга үз-үзләре, үзенчәлекләре турында күзаллауга игътибар бирергә, үз-үзләрендә үзгәртергә теләгән нәрсәләрне анализларга ярдәм иткән берничә күнегү тәкъдим иттеләр. Күп кенә балалар алар өчен мөһим булган тормыш максатлары турында уйлана башладылар.
Дәрес ахырында балалар тренинг турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ул, Наталья Конова сүзләренә караганда, җәмгыятьтә уңышлы адаптацияләнү өчен ресурслары җитәрлек булган тормышка сәләтле шәхес формалаштыра.