Биектау районының 113 Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыруны дәвам итәләр.
Рейдлар барышында автоматик янгын сигнализациясен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый. Белгечләр гражданнарга датчикларның эш принцибын сөйлиләр һәм күрсәтәләр, аларның кирәклеген аңлаталар. Шулай ук Биектау районында яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшыралар, хуҗаларга мошенниклык очраклары ешаюы турында кисәтәләр. Мондый фактларны булдырмас өчен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләләргә билгеләнгән формада йөри, үзләре белән хезмәт таныклыгы йөртә.
