«Изгелек» тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр өстәлдә театр оештырдылар

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары «Өстәлдә театр» дигән чарада катнаштылар. Дәреснең максаты – иҗади сәләтләрне үстерү һәм тернәкләнүчеләрнең кәефен яхшырту.

Чара башында катнашучылар «театр» сүзенең этимологиясен белделәр, афиша, сәхнә, декорация, режиссер кебек төшенчәләрнең мәгънәсе белән таныштылар, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Театр һөнәрләрен ата» дигән викторинада катнаштылар.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар өстәл артында театр сәхнәсен булдырдылар, персонажлар сайладылар һәм әкият сәхнәләштерделәр. Катнашучылар кыска гына вакытка балачакларына әйләнеп кайтуларын һәм шатлык һәм бәхет хисләре кичерүләрен билгеләп үттеләр.

Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International