13 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара сукырлар көне кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Син йөрәк белән игелек күрәсең» дип исемләнгән толерантлык сәгате уздырылды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны белгечләр Альбина Сираева һәм Анна Михеева оештырдылар.
Чараның максаты – кешеләрнең игътибарын күрү сәләтен мәңгегә югалткан һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга юнәлтү, аларга карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру. Чарада катнашучыларга Халыкара сукырлар көне тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Күпләр дәрестә генә ак кул таягының күрмәүче кеше символы булуын белделәр.
Ахырда интернат-йортта яшәүчеләргә «Сукырлар шәһәре» дигән документаль фильм күрсәтелде.