Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр белән көн саен тернәкләндерү дәресләре үткәрәләр

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сиделка (карау буенча ярдәмче)» программасы буенча укулар узган Татьяна Кожевникова көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрә.

Өлкән кешеләр әлеге дәресләр ярдәмендә вак моториканы торгызалар, эшкә сәләтлелекне арттыралар. Күп функцияле «Пертра» һәм «Дон» комплекслары белән эшләү күрү, тактиль һәм кинестетик хәтерне, игътибарны яхшыртуга ярдәм итә. Кулларның вак моторикасын үстерү бармакларның хәрәкәтләрен координацияләүне, аларның көчен, җитезлеген яхшыртырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International