9 нчы ноябрь көнне, Халыкара ак кул таягы көне кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Толерантлык. Тигезлек. Интеграция» акциясе үткәрде. Чараның максаты – җәмгыятькә безнең янәшәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр булуы турында искә төшерү һәм аларның проблемаларына игътибар җәлеп итү.
Акция барышында шәһәр халкына Халыкара ак кул таягы көне, күрү буенча чикләүләре булган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат язылган белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук шәһәр халкы, кирәк булган очракта, күрмәүче кешеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген белде.