Яшь зәйлеләр патриотик квестта катнаштылар

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Бердәмлек бездә!» дигән патриотик квест үткәрде. Уенда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Балалар дәүләт бәйрәме тарихы турында белделәр, илебез территориясендә яшәүче халыкларны атадылар, командаларга бүленеп, сорауларга җавап бирделәр. Чара патриотлык хисе, халыклар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International