Минзәлә интернат-йорты хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Бүген Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча тренировка үткәрелде. Чараның максаты – объектта янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшкәртү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Шулай ук чара кысаларында янгын куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы тору буенча хезмәткәрләрнең планнан тыш инструктажы үткәрелде. Тиешле билгеләр исәпкә алу журналларында куелды.

Тренировканың нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International