2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
18 ноябрьдә 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Дилара Борисова «Гомуми эш» гомумроссия проекты кысаларында балигъ булмаганнар арасында дәрес үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлауга һәм җаваплы гражданлык позициясен формалаштыруга, алкогольле матдәләр куллануның зыяны турында күзаллауга юнәлдерелгән чарада 12 бала катнашты.
2020 елдан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Старость в радость» Хәйрия фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Узган ел учреждениенең мәҗбүри изоляциягә китүе сәбәпле, фонд волонтерларының онлайн-чаралары өлкән яшьтәге кешеләр өчен зур ярдәм булды.
Республика халкы Россиядә беренчеләрдән булып мәшгульлек үзәкләренең электрон хезмәтләреннән эш эзләү өчен файдалана алачак. Татарстан Республикасы эш бирүчеләре дә персоналны «Россиядә эш» порталы аша да сайлый алачаклар. Бу кадрлар үзәкләренең халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә бердәм цифрлы платформага күчүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булып узды. Чара кысаларында «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына килгән биш сигнал картасы каралды.
18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина мәктәп яшендәге балаларны әлеге дата белән таныштырды.
19 нчы ноябрь көнне Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алучылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» дигән анимацион уенчыклар интерактив күргәзмәсендә булдылар.
18 ноябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Куркынычсыз балачак» төбәкара форумында катнашты.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән 18 ноябрьдә спорт чарасы уздырдылар. «Заря» спорт мәктәбе тренеры И. Ю. Ковальчук балаларга бадминтон, әлеге спорт төренең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Республикада «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Аның чаралары кысаларында 17 ноябрь көнне «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, «Юные армейцы» һәм «Лидер» волонтерлык отрядлары ветеран һәм тыл хезмәтчәне Анна Поджидаевага ярдәм күрсәттеләр.