Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләре «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасына күчә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Республика халкы Россиядә беренчеләрдән булып мәшгульлек үзәкләренең электрон хезмәтләреннән эш эзләү өчен файдалана алачак. Татарстан Республикасы эш бирүчеләре дә персоналны «Россиядә эш» порталы аша да сайлый алачаклар. Бу кадрлар үзәкләренең халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә бердәм цифрлы платформага күчүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.

18 ноябрьдән эш табарга теләүчеләр электрон форматта хезмәт ала ала. Мондый гражданнарга «Россиядә эш» сайтына керергә, квалификация дәрәҗәсе һәм эш стажы турындагы мәгълүматларны күрсәтеп, гариза тутырырга һәм аңа резюме беркетергә кирәк булачак. Туры килә торган вакансияләр эзләү автомат рәвештә, мәгълүматларны интеллектуаль анализлау нигезендә башкарылачак.

Мәшгульлек үзәкләренең яңа эш форматы гражданнарны күпчелек документларны күрсәтүдән азат итәчәк. Шулай итеп, бүтән хезмәт кенәгәсен, белем һәм яшәү урыны буенча теркәлү турындагы мәгълүматларны бирергә кирәк булмаячак. Әлеге мәгълүматлар системага ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә киләчәк.

Порталда эшләү буенча консультация кирәк булса, гражданнар мәшгульлек үзәкләре белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар һәм алар телефон аша ярдәм күрсәтәчәкләр. Кадрлар үзәгенә эшсезлек буенча пособие алырга теләүчеләргә генә, мәшгульлек үзәге белгече әйткән вакытта гына килергә кирәк булачак. Исәпкә алу өчен гаризаны портал аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Хәзер эш бирүчеләр шулай ук кадрлар сайлау турындагы гаризаны электрон рәвештә җибәрә алалар. Кадрлар консультантлары «Россиядә эш» порталының шәхси кабинеты аша кирәкле хезмәткәрләр эзләүдә ярдәм күрсәтәчәк. Бердәм цифрлы платформа аша базадагы яңа резюмелар турында хәбәр алу гына түгел, ә бәлки кандидатлар белән аралашырга, әңгәмәгә чакырырга да мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International