«Кайгырту» приютында Яңа ел якынаю сизелә

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Бу көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Наилә Дәүләтшина мәктәп яшендәге балаларны әлеге дата белән таныштырды.

Балалар белән булачак яңа ел бәйрәмнәре турында сөйләштеләр, кышкы тылсымчы һәм аның резиденциясе турында презентация карадылар. Балалар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, кышкы мәкальләр һәм әйтемнәр кабатладылар. Шулай ук катнашучылар коллектив эш – Кыш Бабай өчен плакат-открытка ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International