«Кояшкай» тернәкләндерү үзәге карамагындагылар бадминтон уйныйлар

2021 елның 19 ноябре, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар белән 18 ноябрьдә спорт чарасы уздырдылар. «Заря» спорт мәктәбе тренеры И. Ю. Ковальчук балаларга бадминтон, әлеге спорт төренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук Игорь Юрьевич реабилитантларны ракетка һәм волан белән файдаланырга өйрәтте, иң гади күнегүләрне күрсәтте.

Командаларга бүленеп, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ярышларга керештеләр. Уен барысына да бик ошады. Моннан тыш, командаларда эшләү балаларны берләштерде һәм алар арасында коммуникацияне яхшыртырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International