Волонтерлар Буа районының өлкән яшьтәге кешеләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәләр

2021 елның 19 ноябре, җомга

Республикада «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Аның чаралары кысаларында 17 ноябрь көнне «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, «Юные армейцы» һәм «Лидер» волонтерлык отрядлары ветеран һәм тыл хезмәтчәне Анна Поджидаевага ярдәм күрсәттеләр.

Балалар ишегалдында җыелган карны, юлларны чистарттылар. Буыннарның үзара хезмәттәшлеге яшьләрдә өлкәннәргә карата мәрхәмәтлек тәрбияли. Ветеран балаларга күрсәтелгән ярдәм һәм кайгыртучанлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International