Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булып узды. Чара кысаларында «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына килгән биш сигнал картасы каралды.
Профилактика субъектлары тарафыннан тәкъдим ителгән материалларны анализлап, ата-аналарны, авыл җирлекләре башлыкларын, ведомство вәкилләрен тыңлаганнан соң, гаиләләрне ведомствоара исәпкә алу кирәклеге турында карар кабул ителде. Шулай ук консилиум әгъзалары ата-аналарга эшкә урнашу, коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны киметү яки булдырмау, балигъ булмаганнарны дәрестән тыш эш белән тәэмин итү һәм сәламәтләндерү буенча тәкъдимнәр бирделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелде.