Алабуга интернат-йортында «Старость в радость» фонды белән уртак эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

2020 елдан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Старость в радость» Хәйрия фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Узган ел учреждениенең мәҗбүри изоляциягә китүе сәбәпле, фонд волонтерларының онлайн-чаралары өлкән яшьтәге кешеләр өчен зур ярдәм булды.

Социаль хезмәтләр алучыларга беренче дәресләр буларак Полина Анисимованың сустав гимнастикасы буенча дәресләре тәкъдим ителде. Әлегә кадәр алар һәр иртә үткәрелә, һәм аларны өлкәннәр бик ярата. Хәзер турыдан-туры эфирда дәресләр бармый инде, учреждениедә яздырылган материалларны кулланалар.

Шулай ук «Старость в радость» фонды ярдәме белән интернат-йортта беренче тапкыр өлкән кешеләрнең ритмик сәләтләрен үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Дәресләр шулай ук видеодәресләр язмасын кулланып уза.

Нейробика буенча дәресләр бик популяр. Катнашучылар өй эшләрен тырышып башкаралар, хис-кичерешләре белән уртаклашалар, үз нәтиҗәләрен камилләштерәләр.

Интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагыларны яңа идеяләр белән даими мавыктыра. Аларга бу эштә хәйрия фонды волонтерлары да булыша. Шулай итеп, күптән түгел учреждениедә шахмат һәм шашка буенча онлайн-турнирлар үткәрелә башлады. Илнең төрле төбәкләреннән, башка интернат-йортларда яшәүчеләр белән дистанцион очрашулар өлкән яшьтәге кешеләргә алга таба үсеш өчен мотивация, төрле ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Коляскадагы биюләр, мастер-класслар, викториналар, «Лейся, песня» иҗат коллективының онлайн-чыгышлары – болар барысы да Алабуга интернат-йортында яшәүчеләрне сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International