Сегодня, 23 ноября, заместитель министра труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан Адель Мубаракшин провел онлайн-прием граждан Аксубаевского района.
«Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы «Благословенно имя твое, Мама» Бөтенроссия акциясе башлану турында игълан итә. Әниләр өчен котлау теләсә кайсы төрдә булырга мөмкин: шигырьләр, проза, җыр, бию, рәсем, үз кулларың белән бүләк.
2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарны укыту оештырыла.
#ЮмартСишәмбе акциясе алдыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы хәйрия иганәләре ясаганда алдакчылыкка каршы тору буенча материаллар әзерләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
18 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы командасы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен үзгәртеп кору» программасы буенча уку курслары узды.
19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчъяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чара видеоконференция форматында узды.
Шушы көннәрдә Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге ата-аналар өчен клубта «Гаилә роле» дигән чара уздырды.
Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән «Тегү эше» юнәлеше буенча даими рәвештә дәресләр үткәрәләр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Сунеева 17 ноябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында «Балчык белән танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Балчык белән эшләү алымнарына өйрәтү, сенсор хисләрен үстерү, иҗади караш, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылган чарада мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашты.