19 нчы ноябрь көнне Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алучылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Пресинема» дигән анимацион уенчыклар интерактив күргәзмәсендә булдылар. Балалар рәхәтләнеп кинематограф һәм мультипликация тарихы турында тыңладылар, стереоскоп һәм күләгә театрының ничек оештырылуын белделәр, борынгы уенчыклар коллекциясен карадылар, мультфильмнар һәм кинолар иҗат иттеләр, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр.
Экскурсиядән соң һәр кеше Кремль значогы алды.