22 нче ноябрь көнне Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор Айрат Галеев «Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим» дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
Балалар укытучы, терапевт, төзүче, столяр, китапханәче кебек һөнәрләрнең үзенчәлекләре һәм характеристикасы белән таныштылар. Дәрестә тәрбияләнүчеләр карточкалар белән эшләргә өйрәнделәр, төрле терминнар белән таныштылар, игътибарларын һәм хәтерләрен яхшырттылар. Чара иҗади эш башкару белән тәмамланды – һәр бала киләчәктә кем булачагын ясады.
Һөнәри юнәлеш бирү буенча мондый дәресләр балаларга киләчәк һөнәр сайларга ярдәм итә.