Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова Әниләр көненә багышланган ачык дәрес үткәрде. Ул тәрбияләнүчеләрдә әниләргә карата кайгыртучан, нәзакәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чарада мәктәп яшендәге 17 бала катнашты. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, «әни» сүзенең килеп чыгышы турында белделәр, әкиятләр, мәкальләр һәм бөек кешеләрнең әйтемнәрен тыңладылар. «Алты эшләпә» критик фикерләү технологиясен кулланып, тәрбияләнүчеләр видеороликны анализладылар.
Дәрес барышында балалар иҗади эш башкардылар, pаманча әни турында инсценировка күрсәттеләр, җырлар җырладылар. Танып-белү дәресе балаларга яхшы кәеф бүләк итте.