21 ноябрьдә Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Алексей Шатков өлкән мәктәп яшендәге балалар белән финанс грамоталылыгы буенча эшлекле уен үткәрде. Чара балаларны шәхси финанс планлаштыру нигезләренә өйрәтүгә һәм финанслар белән эш итүнең гамәли күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Уен барышында балалар көн саен очраша ала торган төрле ситуацияләрне карадылар. Нәтиҗә ясап, балалар үзләре кемнең стратегиясе дөресрәк булуын күрделәр. Балалар киләчәктә дә мондый гадәти булмаган һәм файдалы уеннарда катнашырга теләк белдерделәр. Барлык катнашучылар да бик күп файдалы мәгълүмат һәм уңай эмоцияләр алдылар.