«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш буенча дәрес үткәрделәр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Лилия Ещева тренинг элементлары белән «Без сайлый торган юллар» дәресе үткәрде.

Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр булачак һөнәрне аңлы сайлау кирәклеге турында сөйләштеләр, тәкъдим ителгән күнегүләрне зур кызыксыну белән башкардылар. Шулай ук балалар аларны җәлеп итә торган һөнәрләр турында да сөйләделәр.

Һөнәри юнәлешне ачыклаучы тест үтәү катнашучыларга үз-үзләрен, шәхси сыйфатларын яхшырак аңларга, аларга туры килә торган һөнәрләрне билгеләргә ярдәм итте. Соңыннан балалар видеоролик карадылар һәм һөнәрләр дөньясына сәяхәт кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International