Татарстанлыларга 60 682 вакантлы эш урыны тәкъдим итәләр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 24 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 13 123 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 764 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,65 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 60 682 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 336 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,22 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 588 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 21 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International