«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» программасы буенча чираттагы дәрес уздырдылар.
Шуны искәртергә кирәк, Карау мәктәбе эшенең төп юнәлеше – өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү күнекмәләренә һәм тернәкләндерү алымнарына өйрәтү. Узган дәрес урын өстендәге авыруларга чисталыкта калырга һәм үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган шәхси гигиена чараларын куллануга багышланган иде.
Мондый дәресләр өлкәннәрне һәм инвалидларны карауны гамәлгә ашыручы туганнарның өй шартларында карауны гамәлгә ашыру өлешендә белем дәрәҗәсен арттыралар, тәрбиягә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырталар.