«Кояшкай» үзәгендә Бөтендөнья телевидение көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы үткәрелде. Аны тәрбияче А. М. Трофимова оештырды.

Дәреснең максатлары: балаларның телевидение турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, коммуникатив сыйфатларны, ассоциатив фикерләүне яхшырту, әңгәмәдәшләрне игътибар белән тыңлага өйрәтү.

Балаларга телевидениенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар бик теләп төрле мультфильмнардан үзләренең яраткан геройларын искә алдылар. Очрашу ахырында балаларга режиссер сыйфатында иҗади бирем үтәргә тәкъдим ителде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар ярдәмендә балалар әйләнә-тирә дөньяны таныйлар, кешелекнең фән һәм техника өлкәсендәге казанышлары белән танышалар, ә уен формасы материалны кызыклырак һәм үтемле итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International