Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Буа районы «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларның берсендә тематик чара уздырды.
Белгечләр балаларга Бала хокуклары турында конвенция турында сөйләделәр, аның аерым статьялары һәм бала хокукларын җайга салучы башка закон актлары белән таныштырдылар. Шулай ук яшүсмерләр балаларның бурычлары турында белемнәрен ныгыттылар. Дискуссия барышында балалар актив рәвештә диалогка керештеләр һәм хокукларны һәм бурычларны аңлауга карата үз фикерләрен әйттеләр.
Мондый чаралар балаларның хокукый белем дәрәҗәсен арттыралар, хокукый грамоталылыкны үстерәләр.