«Кайгырту» приютында янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр уздырылды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында 23 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячеләре Венера Якупова һәм Елена Зверева профилактик дәресләр үткәрделәр.

Мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр «Иң яхшы һәм тиз янгын сүндерүче» уен-сәяхәтендә катнаштылар, ул янгын хезмәтенә багышланган күргәзмә стенды янында башланды. Балалар белән янгынның сәбәпләре, янгын хезмәте турында әңгәмә үткәрделәр, шулай ук янгын вакытында гамәлләр алгоритмын искә төшерделәр.

Балалар бик теләп тематик табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.

Балалар төрле куркыныч хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген, янгын чыкмасын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International