Балалар өчен салымнарны әти-әнинең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Әгәр балигъ булмаган балалар салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар үтиләр. Балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе татарстанлыларга баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә.

Хәзер балалар өчен салымнарны әти-әнинең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. «Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар керә торган исемлек барлыкка килде. Кулланучыларны бу исемлеккә кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән салым тәләргә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International