«Дети дождя. #ЧудоДетиРядом» проекты кысаларында ноябрь аенда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре аутистик спектрда тайпылышлар булган балалар белән дәресләр циклы уздырдылар.
Сенсор бүлмәсендә балалар «Аутизм» җыелмасыннан интерактив уенчыклар белән уйнадылар. Шулай ук киеренкелекне бетерү өчен ком терапиясен үткәрделәр. Ул кулларның вак моторикасын, игътибарны, хәтерне һәм баланың иҗади сәләтен үстерә.
«Юбилейный» спорт комплексы базасында ата-аналар белән берлектә бассейнда дәрес үткәрделәр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, йөзү балага яхшы психологик йогынты ясый.
Аутистик спектрда тайпылышлар булган бала тәрбияләүче бер гаиләгә «Ана һәм бала» гаилә сәламәтләндерү-күңел ачу программасы буенча санатор дәвалануга юллама алуда ярдәм күрсәтелде. 13 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр гаилә дәвалау процедуралары комплексын ала.