Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Якупова «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада 15 бала катнашты.
Очрашу башында тәрбияче теманың актуальлеген билгеләде һәм яшүсмерләр белән бергә хокук бозуларның сәбәпләрен ачыкларга тырышты. Мисал итеп, катнашучыларга гаепсез шуклыкларның хокук бозуларга әйләнергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Дәрескә чакырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Наталья Чекалина балаларга административ хокук бозулар өчен җаваплылык турында сөйләде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр «хокук бозу», «закон», «җаваплылык» төшенчәләре белән таныштылар, административ, гражданлык һәм җинаять җаваплылыгы арасындагы аерманы ачыкладылар. Шулай ук алар ситуатив бурычларны хәл иттеләр, тасвирланган ситуациядә нинди хокук бозу булганын һәм аңа нинди җәза янавын билгеләделәр.
Тәрбияләнүчеләр, һәр кеше үз гамәлләре өчен җавап тота, законны белмәү җаваплылыктан азат итми, дигән нәтиҗәгә килделәр. Җиңел тормыш эзләп, җинаять юлына аяк басканда, син законны бозып кына калмыйсың, якыннарыңа да авырлык китерәсең.