«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгендә балаларга хокукый ярдәм көне

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берничә чара уздырды. Алар балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларына кагылышлы иде.

Мессенджер ярдәмендә «Инвалид балаларның һәм аларның гаиләләренең хокуклары. Мондый гаиләләргә бирелә торган ташламалар» дигән темага семинар узды. Дистанцион чарада инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.

Ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру максатыннан, йөкле хатын-кызлар белән бала тууны көтә торган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында әңгәмә үткәрелде.

Шулай ук опекуннар һәм опекун булырга теләгән гражданнар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча хокукый консультация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International